София Гисберг
София Гисберг (швед. Sofia Gisberg; 1854—1926) — тукыма буенча швед рәссамы һәм скульпторы. БиографиясеСофия Гисберг 1854 елның 16 ноябрендә Сундсваллдә сәүдәгәр Пер Даниэль Гисберг һәм аның хатыны Абрамина Элизабет Таксберг гаиләсендә туган. София 1877-1886 елларда Стокгольм шәһәрендә Констфакның һөнәр мәктәбендә дизайн буенча белем ала, аннары укытучы булып китә. Шулай ук ул рәссам Керстин Кардонның сынлы сәнгать мәктәбенә йөри. Күпмедер вакыт Стокгольмда Centraltryckeriet типографиясендә литограф сыйфатында эшли. ![]() Скульптор буларак, София Гисберг берничә билгеле эш ясый. Аларның берсе — Сундсваллдә Венгаван паркында фонтан үзәгендәге сын (1886 ел, & CG Bolinder' механик остаханәсендә коелган). Ул 1884 елда F. Beck & Son, тышлау компаниясе белән хезмәттәшлек итә, анда тиредән нечкә эшләр башкара. Гисберг Handarbetets vänner Ассоциациясе әгъзасы булып тора һәм күпмедер вакыт аның идарәсе әгъзасы була. Австрия һәм Германиядә танышу сәфәрләре кыла. Швеция һәм чит илләрдәге күргәзмәләрдә катнаша, 1897 елда Стокгольм Нәфис-сәнәгать күргәзмәсендә жюри әгъзасы була. 1894 елда Чикаго күргәзмәсендә бүләккә лаек була. 1901 елның сентябрендә София Гисберг Швециянең Әдәбият һәи сәнгать медале белән бүләкләнә. Аның эшләрен Стокгольмда Швеция Милли музеенда күрергә мөмкин. София Гисберг 1926 елның 3 гыйнварында Ваксхольм мәхәлләсендә вафат була. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia