Симон Джанашиа
Симон Николаевич Джанашиа (шулай ук Джанашия; гөрҗ. სიმონ ნიკოლოზის ძე ჯანაშია) (26 июль 1900 ел[1], Кутаиси губернасының Озургет өязе Макванети авылы — 15 ноябрь 1947 ел, Тбилиси) — грузин тарихчысы һәм җәмәгать эшмәкәре, Грузин ССРы Фәннәр академиясен оештыручыларның берсе һәм аның академигы, тарих фәннәре докторы, профессор. БиографиясеСимон Джанашиа 1900 елның 26 июлендә (башка чыганаклар буенча — 18 ноябрдә) Макванети авылында (Гурия) туа. Билгеле грузин педагогы, этнограф һәм җәмәгать хәйриячесе Николоз Джанашианың (1872—1918) улы була. ![]() 1922 елда Симон Джанашиа Тбилиси дәүләт университетын тәмамлый (беренче чыгарылышы). 1924—1947 елларда бу университетта укытучы (1924—1930), профессор ярдәмчесе (1930—1935) һәм профессор (1935—1947) була. 1936 елда Джанашиа СССР Фәннәр академиясе Грузин филиалы Тарих, тел һәм матди мәдәният институтының директоры итеп тәгаенләнә. 1941 елда Грузин ССРы Фәннәр академиясен нигезләгән чакта аның гамәли әгъзасы итеп сайлана. 1941-1947 елларда Академиянең вице-президенты була. 1943 елда Джанашиа СССР Фәннәр академиясе академигы итеп сайлана. 1940нче елларда Джанашиа Мцхета һәм Армазида (Көнчыгыш Грузия) археологик казынулар оештыручыларның берсе була. Симон Джанашиа 1947 елда Тбилисида вафат була, Мтацминда пантеонында җирләнә. ССРБда академик Джанашиа исеме Грузия Дәүләт музеена бирелә. ЭшчәнлегеСимон Джанашианың фәнни кызыксынуларының төп юнәлешләре:
Джанашиа — 100-дән ашу гыйльми-тикшеренү эше авторы (алар арасында — дистәләп монография). 1949—1968 елларда Тбилисида аның хезмәтләренең җыентыгы басылып чыга. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia