Сергей Довлатов
Сергей Довлатов, Сергей Донатович Довлатов-Мечик (1941-1990) — совет һәм америкалы язучы һәм журналист. Тәрҗемәи хәле1941 елның 3 сентябрендә Уфада, сугыш вакытында Ленинградтан эвакуацияләнгән гаиләдә туган. 1944 елда гаиләсе белән Ленинградка кире кайта. 1959 елда Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының (ЛДУ) филология факультетына фин теле бүлегенә укырга керә, ләкин ике ел ярым укыгач, аннан куыла. Армиядә хезмәт иткәч (1962-1965), ЛДУның журналистика факультетында укуын дәвам итә. «За кадры верфям» күптиражлы институт газетасында эшли башлый. 1972 елдан Таллинда: «Моряк Эстонии», «Советская Эстония» газетасы хезмәткәре. 1976 елга кадәр А.С. Пушкинның Михайловскоедагы (Псков өлкәсе) тыюлыгында экскурсияләр йөртә. 1976 елда Ленинградта «Костер» журналында эшли. 1960 еллардан ССРБда самиздат басмаларында кайбер әсәрләре басыла. 1970 еллардан башлап, Көнбатышта «Кыйтга» (Континент) һәм «Вакыт һәм без» (Время и мы) эмигрант журналларында да әсәрләре басыла. Шуның өчен 1976 елда Совет хакимияте С. Довлатовны ул эшләгән басмалардан һәм ССРБ журналистлар берлегеннән чыгара. ССРБда иң соңгы эшләгән урыны — бозга каткан баржа сакчысы. 1978 елдан гаиләсе белән эмиграциядә: башта Венада, соңрак Нью-Йоркта. Анда «Яңа америкалы» (Новый американец) газетасын нәшер итә. 1980 еллар уртасыннан әсәрләре абруйлы «The New-Yorker» журналында басыла. «Азатлык» радиосында шәхси тапшыруын алып бара. ИҗатыӘдәби стиль үзенчәлеге — әсәрләренең бер үк вакытта җитди дә, иронияле дә булуында. 1960 еллар ахырында беренче китабы булган «Биш почмак» (Пять углов) китабының наборын КГБ юк итә. Америкада басылган китаплары12 ел эчендә 12 китабы чыга.
Хәтер
Искәрмәләр
Cылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia