Сергей Димитриев
Сергей Дмитриевич Димитриев (13.11.1982; Пчеловод авылы, Кукмара районы, ТАССР) — Татарстанның Кукмара районы башлыгы.[1] Биография1982 елның 13 ноябрендә ТАССРның Кукмара районы Пчеловод авылында туган. 2005 елда Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен зооинженер белгечлеге буенча тәмамлый.[2] 2000-2005 елларда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студенты. 2006 елда «Элита» нәсел предприятиесе баш зоотехнигы. 2007 - 2011 елларда Кукмара районының «Восток» ҖЧҖ башкарма директоры. 2011 -2014 елларда Кукмара районының «Восток» ҖЧҖ директоры.2014 елда Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, соңрак Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. 2014 - 2015 елларда Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.[2] 2015 елның сентябреннән Кукмара муниципаль районы башлыгы.[2] ГаиләсеӨйләнгән, ике кыз тәрбияли.[2] Бүләк һәм премияләре«Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале (2017 ел) һәм «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2020 ел) белән бүләкләнгән.[1] Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia