Селена Гомес
Селе́на Мари́ Ти́фи-Го́мес (ингл. Selena Marie Teefey-Gomez[1]; 1992 елның 22 июлендә, АКШ'ның Техас штатындагы Гранд-Прейри шәһәрендә туа) — Америка актрисасы, комик, җырчы, җырлар авторы һәм ЮНИСЕФның ирекле илчесе булып тора. «Вэйверли Плэйс тылсымчылары» (2007) телесериалында катнашуы белән таныла һәм «Эмми» бүләгенә ия була. БиографиясеСелена Мари Гомес 1992 елның 22 июлендә, АКШ'ның Техас штатындагы Гранд-Прейри шәһәрендәге Мэнди Корнетт һәм Рикардо Гомес гаиләсендә туа. Селенаның әтисе — латин-америкалы, ә әнисе итальян-инглиз чыгышлы[2]. Гомес үз исемен ул чордагы танылган җырчы - Селена хөрмәтенә ала[3]. Аңа 5 яшь булганда, аның әтисе белән әнисе аерылыша. Әнисе, театр актрисасы, үзенең кызын бер ялгызы гына тәрбияле һәм үзенең актер эшчәнлеге белән кызына да бу юлны сайларга ярдәм итә. 2006 елда Мэнди Брайан Тифига кияүгә чыга, шуннан соң Селена икеле фамилия йөртә башлый — Тифи-Гомес[4]. КарьерасыГомес берничә танылган фильмнарда һәм телесериалларда катнаша:
Ә 2009 елда исә, Вэйверли Плэйс тылсымчылары» телесериалыннан чыгып, тулыметражлы «Вэйверли Плэйс тылсымчылары кинода» исемле фильм дөнья күрә. 2008 елда Селена Гомес Hollywood Records студиясе белән шартнамә төзи, шуның нигезендә ул «Феялар» мультфильмына, «Көлсу турында тагын бер хикәя» фильмына, «Принцессаларны саклау программасы» һәм «Вэйверли Плэйс тылсымчылары» сериалына үз җырларын кертә. Үзенең төркеме «Selena Gomez & the Scene» берлектә ул «Kiss & Tell» дебютлы әлбүмен төзи. Әлбум 2009 елның сентябрь аненда АКШ'та чыга. 2010 елда Селена төп рольләрне «Рамона һәм Бизус» [5][6] һәм «Монте-Карло»[5][6] фильмынарында уйный. 2010 елда Селена шулай ук Люк Бессонның «Артур һәм ике дөнья сугышы» фильмында төп рольне башкарган Принцесса Селенияны тавышландыра. Йолдыз буларак «Саннига шанс бирегез» сериалының 1-нче сезонның 13-нче сериясенә чакырыла. Фильмографиясе
Дискографиясе
Шулай ук карагызИскәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia