Светлана Сураева

Светлана Сураева
Туган телдә исем рус. Светлана Рустамовна Чураева
Туган 13 июнь 1970(1970-06-13) (54 яшь)
Новосибирск, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре тәрҗемәче, язучы
Бүләк һәм премияләре Степан Злобин исемендәге әдәби премия лауреаты (2017)

Сураева Светлана Рөстәм кызы (13 июнь 1970 ел) — Башкортстанда яшәп, рус телендә иҗат итүче прозаик, драматург, публицист һәм шагыйрь, тәрҗемәче. Рәсәй һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Степан Злобин исемендәге әдәби премия лауреаты (2017).

Биографиясе

  • 1970 елның 13 июнендә Новосибирск Академ бистәсендә туган;
  • 1987 елда Уфа шәһәренең 91-нче гимназиясен тәмамлый;
  • Башкорт дәүләт университетының филология факультетында рус теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала;
  • Республиканың төрле басмаларында журналист, реклама бүлеге белгече булып эшләгән;
  • «Бельские просторы» иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис респубдика журналының баш мөхәррир урынбасары.

Әдәби иҗаты

Китаплары

  • Юматово: повесть. Уфа: Белая река,2004.
  • Ниже неба: повесть. Уфа: Китап, 2006.
  • Янгантау: чудотворная гора. Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2012.

Тәрҗемә китаплары

  • Чаныш А. зори моей юности. Уфа: Китап, 1992.
  • Асянов Ф. Повести и рассказы. Уфа: Китап, 1995.

Вакытлы матбугаттагы прозасы

  • Если бы судьбой была я...Роман(Соавт. В.Богданов)//Бельские просторы.2000;2001.
  • Последний апостол: Повесть//Октябрь.2003.№ 6.
  • Ниже неба: Повесть//Бельские просторы.2005.№ 1.

Казанышлары

  • «Ниже неба» повесте («Бельские просторы» журналында басыла, № 1, 2005) премиягә лаек була
  • Шул ук повесть «Дружба народов» журналында басыла (2007, № 10)
  • Повесть аерым китап булып чыга һәм «Исламский прорыв» (2006) премиясен яулый
  • Борис Соколов исемендәге конкурс премиясенә лаек була (2005)
  • «Сады лицея» конкурсында җиңү яулый (2006)
  • Башкортстан Республикасының дәүләт Гимны сүзләренең авторларының берсе
  • Дистәдән артык әдәбият, драматургия буенча Башкортстан һәм Рәсәй Федерациясе даирәсендә уздырылган иҗади конкурслар лауреаты
  • Рәсәйнең тәүге яшь язучылар форумнарында катнашкан

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)

Сылтамалар

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia