Сальта (шәһәр)
Сальта (исп. Salta) — Аргентинаның Сальта провинциясендә урнашкан шәһәр. ![]() Испания колонизациясенә кадәр Аргентинаның шул территориясен индеецларның диагита кабиләләре яшәгән. Диагитлар югары сугышчан булулары белән аерылып торалар, һәм инкалар экспансиясенә, аннары испаннарга да каты каршылык күрсәтәләр. 1576 елда индеецларның чираттагы баш күтәрүеннән соң колония администрациясе бу районда төбәкне алга таба колонияләштерү өчен терәк ноктасы булырга мөмкин шәһәр төзү карарын кабул итте. Сальта 1582 елның 16 апрелендә Лима һәм Буэнос-Айрес арасындагы форпост буларак нигезләнгән. Кечкенә генә кала чәчәк атучы шәһәргә шактый тиз җәелгән, моңарга испан колонизациясенең төп ике үзәге арасында урнашуы да, Потосига (ул вакытта дөньядагы иң зур көмеш чыгару үзәге) якын булуы да ярдәм иткән. Халык
Кардәш шәһәрләрИскәрмәләрРәсми сайт |
Portal di Ensiklopedia Dunia