Салават Әпсәләмов
Әпсәләмов Салават Сабирҗан улы ( 05.09.1954, БАССРның Матрай районы (хәзер Җылаер районы), Сабыр авылы — 03.01.2005, Уфа), физик. Физика‑математика фәннәре докторы (2005). Башкортстан Республикасының Халык мәгарифе отличнигы (2000); Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2005); Сибай шәһәренең Рамазан Өметбаев исемендәге премия лауреаты(2010). БиографиясеӘпсәләмов Салават Сабирҗан улы 1954 елның 5 сентябрендә БАССРның Матрай районы (хәзер Башкортстан Республикасының Җылаер районы) Сабыр авылында туа. Сабыр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Студент елларында ук фән белән кызыксына башлый. 1976 елда бу уку йортын тәмамлаганнан соң университетта эшкә калдырыла һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам итә. 1994 — 95 елларда Башкорт дәүләт университетының Сибай филиалында Табигый фәннәр факультеты деканы. Гыйльми эшмәкәрлегеӘпсәләмовның фәндәге эзләнүләре тау токымнарында магнит үзенчәлекләре формаштыру моделләрен әзерләү белән бәйле. Әпсәләмов беренчеләрдән булып югары басым астында шудыру тәэсиренең минералларның магнетизмына йогынтысын өйрәнә. Ул уйлап тапкан барий ферриты нигезендәге даими изотроп магнитларны эшләү технологиясе Октябрск каласындагы «Магнит» җаваплылыгы тар җәмгыятендә производствога кертелә. Әпсәләмов 60 тан артык фәнни хезмәт авторы. 2004 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында «Влияние разрушения горных пород при повышенном давлении на их магнитные свойства» темасына докторлык диссертациясе яклый[1] Науки о Земле (геодезические, геофизические, геологические и географические науки) — Геологические науки — Петрография — Состав и свойства горных пород — Электрические и магнитные свойства — Магнитные свойства Геофизика, геофизические методы поисков полезных ископаемых Гыйльми хезмәтләре
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Искәрмәләр1. http://bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/17016-bs-l-mov-salauat-sabirj-n-uly(недоступная+ссылка)(үле сылтама) 2. http://bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/17016-bs-l-mov-salauat-sabirj-n-uly(недоступная+ссылка)(үле сылтама) 3. http://bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/17016-bs-l-mov-salauat-sabirj-n-uly(недоступная+ссылка)(үле сылтама) 4. https://search.rsl.ru/ru/record/01002665009 Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia