Салават Юлаев (хоккей клубы, Уфа)
«Салават Юлаев хоккей клубы» (баш. «Салауат Юлаев» хоккей клубы, рус. Хоккейный клуб «Салават Юлаев») — Уфа шәһәренең хоккей спорт оешмасы. Континенталь хоккей лигасында катнаша.Ике тапкыр Россия чемпионы (2007/08, 2010/11), Гагарин Кубогы иясе (2010/2011), ике тапкыр ачылу Кубогы иясе (2008/2009, 2011/2012), Континент Кубогы иясе (2009/2010). Клуб башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев хөрмәтенә атлаган. ТарихСалават Юлаев хоккей клубы 1961 елның 15 маенда нигезләнә. 1978 елда «Салават Юлаев» совет хоккейның югары лигага чыга, һәм тәнәфесләр белән 5 ел уйный (1978/1979, 1980/1981, 1982/1983, 1985/1986, 1986/1987). 1992 елдан «Салават Юлаев» Халыкара хоккей лигада, 1997 елдан — Россия хоккей лигасында уйный. 2007/2008 сезонда клуб регуләр чемпионатта, ә аннан соң Россия чемпионатында җиңә. 2008/2009 сезонда клуб регуләр чемпионатта җиңә, ләкин ул плей-оффның 1\8 финалда «Авангардка» оттыра. 2009/2010 сезонда клуб регуләр чемпионатта җиңә һәм бронза медальләрне ала. 2010/2011 сезонда «Салават Юлаев» регуләр чемпионатны икенче урында тәмамлый, ә плей-офф финалында «Атлантны» җиңеп чыга һәм Гагарин кубокны ала. 2011/2012 сезонда клуб үз конференциядә 5-нче урын ала, ә плей-оффның 1\8 финалда «Ак Барс» клубына 4-2 исәбе белән оттыра. Баш тренерлар
Команданың казанышлары
Яшьләр командасыМоны карагыз: Толпар (хоккей клубы) Моны да карагызТышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia