Салават Исхаков (1959)
Салават Исхаков (7 сентябрь 1959 ел) — ССРБ һәм Русия тарихчысы; 1995 елдан Россия Фәннәр академиясе Русия тарихы институтының өлкән гыйльми хезмәткәре. Тарих фәннәре докторы (2003). 1989 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең тарих институтында. Русия Фәннәр академиясенең социаль реформалар, хәрәкәтләр һәм революцияләр тарихы буенча гыйльми советының гыйльми секретаре (1995); Тарих фәннәре халыкара комитетының Русия революциясе тарихы буенча халыкара комиссиясе генераль секретаре (2002-2010)[3]. БиографиясеСалават Мидхәт улы Исхаков 1959 елның 7 сентябрендә Башкорт АССРның Иглин районы Миңҗитәр авылында туган. БДПИ тәмамлый (1981). 1988 елда кандидатлык диссертациясе яклый («Башкортстан сәнәгате эшчеләренең Октябрь революциясе һәм ватандашлар сугышы чорында икътисади хәле»), 2003 елда — докторлык диссертациясе яклый («Русия мөселманнары һәм революция (1917 елның язы — 1918 елның җәе)»)[3]. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре[3]:
Сайланма хезмәтләре
ИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia