Рәшит Солтангәрәев
Рәшит Солтангәрәев (Рәшит Гыймран улы Солтангәрәев, баш. Рәшит Ғимран улы Солтангәрәев) – язучы, С.Юлаев премиясе лауреаты (1978). Тәрҗемәи хәле1935 елның 25 декабрендә БАССР Күмертау районы (хәзерге Куергазы районы) Таймас авылында туган. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, китапханә мөдире һәм күмәк хуҗалыкта комсомол оешмасы сәркатибе була. Уфада дәүләт университетын тәмамлаганнан соң (1958), республиканың радио һәм телевидение студиясендә мөхәррир (1959-1965) булып эшли. «Совет Башҡортостаны» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире (1965-1970) була. 1970 елда БАССР язучылар берлеге тәкъдиме белән «Уфанефть» идарәсенә эшкә китә. 1978 елдан ул «Агыйдел» журналында баш мөхәррир урынбасары, бүлек мөдире. 1973 — 1975 елларда Мәскәүдә югары әдәбият курсларында укый. ИҗатыРәшит Солтангәрәев иҗат белән мәктәптә укыганда шөгыльләнә башлый. Беренче хикәяләре студент чагында (1957) дөнья күрә. 20 китап авторы. 3 китабы рус телендә чыккан. «Теге дөнья, бу дөнья» исемле сәхнә әсәре Стәрлетамак драма театрында куелды. Аерым әсәрләре казакъ, украин, татар, кыргыз, чуаш, каракалпак, якут, ненец һ. б. телләрдә басылды. «Кыямәтлек кияү» хикәясе буенча «Казахфильм» студиясе нәфис фильм төшерде. «Туган йорт» (1967), «Ак тирәкләр» (1971), «Чәчкәләр бүләк итегез» (1974), «Җылы яңгыр» (1976), «Нефтьчеләр юлыннан» (1977), «Умырзая» (1980), «Тау» (1981), «Безнең дус» (1984), «Туган якка кайту» (1985), «Без яшәгән җир» (1988), «Язмыш» (1991), «Очты бөркет» (1992), «Җир һәм җыр» (1998) китаплары басылды.[1] «Татар белән башкорт» хикәясе татар телендә «Казан утлары» журналының 2023 елгы март санында (132-159нчы битләрдә) басылган. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1971) ЧыганакларСовет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.) Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia