Руфина Искакова
Руфина Искакова (Исхакова[1]) (каз. Rufina Iskakova, Руфина Искакова, 2003 елның 13 июле, Казакъстан, Шымкент) ― халыкара дәрәҗәдә Казакъстан өчен чыгыш ясаучы спортчы-каноэчы. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында Байдарка һәм каноэда ишү буенча 2023 елгы дөнья чемпионатының (Италия) алтын медаль иясе[2]. Тәрҗемәи хәле2003 елның 13 июлендә Шымкентта туган[3]. Шымкент шәһәренең Ләззәт Тәжиева исемендәге олимпия резервының 4нче махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (рус. СДЮШОР №4 им. Ляззат Тажиевой [4] ) укучысы. Шымкентта Үзәк Азия инновацион университетының (каз. OAIU) Иҗат факультетында (педагогика факультеты)[5] «Физик культура һәм спорт» белгечлеге буенча укый[6]. Спорт уңышлары2023 елның май аенда байдарка һәм каноэда ишү буенча Дөнья кубогы этабында (Сегед, Венгрия) напарнигы Сергей Емельянов белән бергә алтын яулаган[7]. Сергей Емельянов белән 2022 елдан бирле бергә (C2 mix) чыгыш ясыйлар[8]. Шымкент шәһәреннән 30 чакрым ераклыктагы Михайловское сусаклагычында шөгыльләнәләр[9]. Дөнья кубогына Сергей Емельяновның абыйсы һәм тренеры Михаил Емельянов әзерләгән[10]. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында байдарка һәм каноэда ишү буенча 2023 елгы дөнья чемпионатында (Аронзо, Италия) 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында 5000 метрга йөзүдә 30:18.59 секунд күрсәткече белән иң көчлесе була[11], С-1 категориясендә 1000 метрга узышта икенче була[12]. Каноэ һәм байдаркада ишү буенча Азия чемпионатында (Япония) Руфина Искакова парлы разрядта Олимпия путевкасын яулаган[13]. 2024 елгы Җәйге Олимпиадада[d] иптәше Мария Боровкова белән хатын-кызлар арасында (500 метр) икеле каноэда ишү (WС2, 500 м) төрендә беренчел узышларда катнашып, икенче узышта спортчылар бишенче нәтиҗә күрсәткән. Нәтиҗәдә алар 1/4 финалга чыга алган[14]. Әмма 500 метр дистанциядә ярымфиналга чыга алмаган (нәтиҗәдә олимпиаданы 11нче урында тәмамлаганнар[15])[16][17]. Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia