Руфина Гашева
Гашева Руфина Сергеевна (1921—2012) — 46 нчы гвардия төнге бомбардировка авиация полкының эскадрилья штурманы (325-нче төнге бомбардировка авиация дивизиясе, 4-нче һава армиясе 2-нче Белорус фронты), гвардия өлкән лейтенанты. Советлар Союзы Герое (1945). БиографиясеРуфина Гашева 1921 елның 14 октябрендә Пермь губернасының Пермь өязендә Верхнечусовские Городки авылында (хәзер Пермь краеның Чусовский районында кала тибындагы бистә) укытучы гаиләсендә туган. 1922 елда гаилә анасының туган ягына - Горький өлкәсе Чкалов районындагы Катун авылына күчеп килә. 1923 елда, атасы вафат булганнан соң, Руфина әнисе белән Уралга китә. 1930 елда Гашева Руфина Мәскәүгә килә, анда биш сыйныф тәмамлый, шунда Гашева снайперлар мәктәбенә укырга керә һәм комсомол сафына алына. 1941 елда Руфина Гаева Мәскәү дәүләт университетында механика-математика факультетының ике курсын тәмамлый. Өченче курста, 1941 елның октябрь аенда Гашева 46 нчы гвардия төнге бомбардировка авиация полкына тәгаенләнүгә ирешә. 1942 елда Гашева Энгельс хәрби авиация пилотлар мәктәбе янында штурманнар курсын тәмамлый. 1944 елның декабренә Гашева дошманның тере көченә һәм хәрби техникасына зур зыян китереп, 823 хәрби очыш ясый. Ике тапкыр дошман зенитчигы тарафыннан бәреп төшерелә. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 23 февралендәге указы белән гвардия өлкән лейтенанты Руфина Сергеевна Гашевага «немец илбасарлары белән сугыш фронтында командованиенең хәрби заданиеләрен яхшы үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыклары өчен» Ленин ордены белән «Алтын Йолдыз» медале (№ 4853) тапшырылып Советлар Союзы Герое исеме бирелә[2]. Сугыштан соң1952 елда Чит ил телләре хәрби институтын тәмамлый. Бронетанк гаскәрләренең хәрби академиясендә 1957 елга кадәр инглиз теле буенча өлкән укытучы булып эшли. 1956 елдан — майор дәрәҗәсендә запаста. Руфина Гашева запаска чыкканнан соң СССР оборона министрлыгы нәшриятында өлкән контроль мөхәррире булып эшли. Мәскәүдә яши һәм яшьләрне патриотк тәрбияләүдә катнаша. 2012 елның 1 маенда вафат була. Мәскәүдә Востряков зыяратында җирләнә. Бүләкләре
Хәтер2018 елда Мәскәүдә Флот урамының 28-нче йортына очучы Руфина Гашевага мемориаль тактаташ куела. Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia