Россия империясенең Дәүләт думасыРоссия империясенең Дәүләт думасы — Россия империясенең канун проектларын тикшерү органы, соңрак канун чыгара торган вәкилләр органы. Дәүләт думасы — парламентның түбән пулаты, югары пулаты — Дәүләт шурасы булган. Россия империясендә Дәүләт думасының барысы 4 чакырылышы булган. Тарих1905 елга кадәр Россия империясендә кануннар чыгара торган вәкилләр органы булмый. 1905 елгы инкыйлаб нәтиҗәсендә Дәүләт думасы булдырыла. Инкыйлаб вакытында Сергей Витте тәэсирендә Николай II 1905 елның 6 августында Дәүләт думасына нигез сала. 1917 елның 6 октябрендә Вакытлы хөкүмәт Оештыру җыелышына сайлауларны әзерләү сәбәпле Дәүләт думасын тарата, ә 18 декабрьдә бәлшәвикләр хакимияте Думаның идарәсен юкка чыгара. Бүгенге Дәүләт думасы — Россия Федерациясенең Федераль җыелышы түбән пулаты дип атала. Фиркаләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia