Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы
Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы (рус. Министерство экономического развития Российской Федерации, Минэкономразвития) — юнәлешләр рәтендә Россия хөкүмәтенең икътисади сәясәтне хәзерләүче һәм тормышка ашыручы федераль министрлык. НигезнамәсеРоссия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы турында 2008 елның 5 июнендәге 437 номерлы карары белән расланган Нигезләмә нигезендә Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы дәүләт сәясәтен эшләү һәм аны алып баруга кертелгән эшчәнлек, шул исәптән кече һәм урта бизнес өлкәләрендә норматив-хокукый җайга салу функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органы булып тора[2]. Шул ук вакытта, Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлегенә тыкшынырга, физик һәм юридик затлар гамәлләренә, шулай ук башкарма хакимиятнең башка федераль органнары гамәлләренә һәм карарларына күзәтчелек һәм контроль функцияләрен башкармый (буйсынган оешмалар контроленнән тыш). Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатларында Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме программасын гамәлгә ашыра (Россия Хөкүмәтенең 2014 елның 15 апрелендәге 316 номерлы карары белән расланган)[3]. Буйсынган оешмалар
Министрлар
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia