Романш теле![]() Романш теле (шулай ук руманш теле[1][2], швейцария ретороман теле, граубюнден теле, граубюндер, курваль; үз атамасы: романш, румонш — rumaunas, romansch, roumonsch — энгадин формалары; rumantsch, rumauntsch, romontsch — сельв формалары; руманч грижун — rumantsch grischun — язма норма атамасы) — Роман телләренең ретороман субтөркеме теле; Швейцариянең милли телләренең берсе, әмма федераль рәсми телләр булган башка өч милли телдән (Итальян теле, Алман теле һәм Француз теленнән аермалы буларак) романш теле бары тик сөйләшүчеләре белән аралашу өчен рәсми тел булып тора.[3]. Романш телендә якынча 39 мең кеше сөйләшә. Романш телендә хәзерге көндә Швейцария Граубюнден кантонында романшлар сөйләшә. Галимнәр мәгълүматы буенча ретороман теленең 5 диалекты бар. Романш телендә Швейцариядә көн саен «La Quotidiana» газетасы чыга. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia