Риф Мифтахов
Риф Мифтахов (Риф Фәйзерахман улы Мифтахов, баш. Риф Фәйзерахман улы Мифтахов) – язучы, шагыйрь. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1970), ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976), ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы (1997). Тәрҗемәи хәле1939 елның 17 сентябрендә БАССР Макар районы (1940 елдан Ишембай районы) Кинҗәбулат авылында туган. Ишембайда урта интернат-мәктәпне (1958), Уфада дәүләт университетын (1967) тәмамлый. 1958-1961 елларда хәрби хезмәттә. Университетны бетергәч, Ишембай шәһәрендә укыта. 1968-1974 елларда Уфада китап нәшриятында мөхәррир, «Совет Башкортстаны» газетасының махсус хәбәрчесе булып эшли. БАССР мәдәният министрлыгы системасында, радиокомитетта, «Агыйдел» журналында эшли.[2] ИҗатыР. Мифтаховның беренче шигырьләр җыентыгы «Өчкел хатлар» (Өчпочмаклы хатлар) (1972) хәрби темага язылган. «Тормыш агачы» (1974), «Уртаклашыр серләр» (1979), «Гади могҗиза» (1982), «Батыр егет ил күрке» (1986), «Күз яше» (1992), «Мәхәбббәт уты» (2002) «Гыйшык тоту-ут йоту» (2006) китаплары нәшер ителде. Александр Блок, Евг. Евтушенко, Михаил Исаковский, Михаил Львов һ.б. әсәрләрен тәрҗемә итте.[3] Рәшит Назаров иҗатын барлый, өйрәнә, 2 томлыгын (С. Юлаев премиясе, 2004) бастырып чыгара. Р. Мифтахов сүзләренә Мөфтәдин Гыйләҗев, Нур Даутов һ. б. җырлар язды. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Чыганаклар
Сылтамалар
Башкортстан (белешмәлек)(рус.) Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia