Рифкать Сәлимов
Рифкать Ногман улы Сәлимов - шигырьләр авторы, сатира һәм юмор жанрына да зур игътибар бирә. Тормыш юлыРифкать Ногман улы Сәлимов 1936 нччы елның 1 нче февралендә Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында дөньяга килгән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1955-1957 нче елларда армиядә хезмәт итә. 1957 нче елда Бакуда, Ташкентта төрле эшләрдә эшләп йөри. 60 нчы елларның башында Бөгелмә шәһәрендә ит комбинатында эшли. Шул елларда шигырьләр язу белән кызыксына башлый. Аның беренче шигырьләрендә туган якны сагыну, аның үсешләре белән горурлану кебек темалар төп урынны алып тора. Аның кайбер шигырьләренә көйләр дә языла, "Назлы Кайбыч җилләре", "Кайбыч турында җыр", "Кайттык, мәктәп, сине сагынып" кебек җырлары - композитор Сафьян Ибраһимов белән иҗан дуслыгы җимеше булып тора. Рифкать Сәлимов, шигырьләр язу белән беррәттән, сатира һәм юмор жанрына да зур игътибар бирә.Аның байтак мәсәлләре, сатирик шигырьләре "Шәһри Казан" газетасында, "Идел" журналында, "Кайбыч таңнары", "Бөгелмә авазы", "Маяк" газеталарында дөнья күрә. Бик күп еллар буе Бөгелмә шәһәрендә яшәп, шигырьләр язуын дәвам итә. Шигырьләре
"Йөргән эзләр" шигыреТибрәндереп күңелем кылын, Чәчәк атты яшьлек чорым. Күкрәгеңә бышым куеп, Мин тыңладым йөрәк җырың. Алтын көзләр. Бетмәс сүзләр, Офыкларда ал таң ата. Ике йөрәк бергә тибеп, Очып киттек галәм аша. июнь, 1995 нче ел Чыганак
|
Portal di Ensiklopedia Dunia