Ринат Камал
Ринат Камал (псевдоним, тулы исеме Ринат Әлтәф улы Камалов, баш. Ринат Әлтәф улы Камалов) – язучы. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2010). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1998). Башкортстанның халык язучысы (2022). Тәрҗемәи хәле1954 елның 28 июнендә БАССР Мәчетле районы Дуван-Мәчетле авылында туган. Урта мәктәпне бетергәч, күмәк хуҗалыкта эшли. Армиядән кайткач, Уфада медицина институтының 1 курсын төгәлли. Аннан дәүләт университетын (1980) тәмамлый. Учалы һәм Мәчетле районнарында укыта. Радиокомитетта хәбәрче (1985-1990), БР язучылар берлегендә пропаганда бюросы җитәкчесе (1990), «Агыйдел» журналы әдәби хезмәткәре(1991-2005), Уфа китап нәшриятында бүлек мөдире (2005 елдан).[1] ИҗатыБеренче китабы – «Бәла» (1993). «Таня-Таңсылу» (1996) романы нигезендә милли нигезләреннән ерагайган кеше трагедиясе ята. «Мәхәббәт дошманнары» (2001), «Озынтал» (2004) китаплары чыкты. «Әлфира» (язучының хатыны исеме белән аталган)[2] (2004), «Агай-энеләр» (2005), «Варис» (2006), «Беләзекүл» романнары авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ИскәрмәләрСылтамалар
Башкорт белешмәлеге(үле сылтама)(башк.) Беләзекүл (роман)(башк.) Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia