Ринат Габитов
Габитов Ринат Хәмит улы (1 февраль 1943 ел — 16 июнь 2016 ел) — фән-галим-хокук белгече. Халыкара информатизация академиясенең мөхбир әгъзасы (1995), юридик фәннәр докторы (2000), профессор (2001). Башкортстан Республикасының атказанган юристы (2000). БиографиясеРинат Хәмит улы Габитов 1943 елның 1 февралендә Башкорт АССРның Бозаяз районы[2] Бекетов авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм аннан 1975 елда тәмамлый. Хезмәт юлын Башкорт дәүләт университетының Хокук институтында башлый һәм гомер буе шунда эшли. 1995—2011 елларда Экология, хезмәт һәм финанс хокукы кафедрасы мөдире була. 1986 елда «Атмосфера һавасын хокукый саклау» темасына — кандидатлык, 2000 елда «Заманча шартларда җир атмосферасын хокукый саклауның теоретик проблемалары» темасына докторлык диссертациясе яклый. Галим 2016 елның 16 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була. Гыйльми эшчәнлегеФәнни тикшеренүләре экологик хокук проблемаларына багышлана. 100-дән артык фәнни хезмәт авторы. Хезмәтләре
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia