Республика Йорты
Республика йорты, Җөмһүрият йорты - Башкортстанның баш хөкүмәт йорты. Җөмһүрият йорты 5 катлы. Диварларны кирпеч. Йорт яклары 90 га 105 метр булган, эчке ихаталы тура почмак бинаны тәшкил итә. Ихатада эчке юл белән бикле икенче бина урнашкан. Уфа шәһәрендә Тукай урамы, 46 йорт адресындагы бу бинада Башкортстан Республикасы Башлыгы, Башкортстан Конституция Суды , Башкортстан Хөкүмәте штаб-фатирлары урнашкан. Бина кулланылышка 1979 елда тапшырылган. ТарихЙорт Агыйдел елгасы ярында урнашкан. Аның урынында XIX гасырда, XX гасыр башында Җәмигъ мәйданы була, уртасында Воскресенск кафедраль соборы — 1841 елдан Уфаның төп православ корамы булып тора (XX гасырның 30 нчы елларында җимертелә). Җөмһүрият йорты каршындагы мәйданда барельефлар белән бизәлгән, эргәдә Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов) бакчасы, анда скульптуралар һәм фонтаннар урнашкан. Бина янында урнашкан сквер дәүләт эшмәкәре Зыя Нуриев исемен йөртә. ![]() Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia