Репрессия корбаннары–татарларга һәйкәл (Левашово, Санкт-Петербург)
Репрессия корбаннары – татарларга һәйкәл (рус. Памятник татарам – жертвам репрессий) — 1937—1955 елларда Ленинград һәм Ленинград өлкәсе төрмәләрендә һәлак булган татарларга куелган һәйкәл. Тарих1937—1955 елларда Ленинград шәһәре һәм Ленинград өлкәсе төрмәләрендә һәлак булган татарларга һәйкәл 2019 елның 24 июлендә Ленинград өлкәсе Левашово мемориаль зиратында (рус. Левашовская пустошь) куела. НКВД—МГБ—КГБ элекке махсус объекты булган Левашово мемориаль зиратында төрле милләттән 45 мең Сталин репрессияләре корбаны җирләнгән. Һәйкәл «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы башлангычы белән куела. Идея авторы — РФ ФА Африка институты өлкән фәнни хезмәткәре Ренат Беккин. Һәйкәлне куюда матди яктан меценат Шамил Измаил улы Акбулатов ярдәм итә. ТасвирламаҺәйкәл кара граниттан эшләнгән. Һәйкәлнең өске өлешендә ярымай сурәте, аннан астарак алгы якта русча «Әл-Гыймран» сүрәсеннән 185нче «Күллү нәфсин» аяте язылган[1]. Аскы күтәртмәдә русча дүртюллык язылган:
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia