РашкыРашкы[1][2] (рус. Снежная крупа) — ак төстәге, диаметры 2 – 5 мм булган, карга охшаган кисәкчекләр. Үтә күренмәле булмаган, дөрес түгел түгәрәк яки конус формасында очраучы, болытлардан төшә торган каты атмосфера явым-төшеме. Һаваның температурасы 0 °C якын булганда җиргә төшә. Кайчакта рашкы үзе генә, кайвакытта кар белән бергә яварга яки ишеп кар яву алдыннан төшәргә мөмкин. ![]() ![]() ТөрләреКар рашкысыКар рашкысы кар бөртекләре югары болыт катламыннан суынган вак тамчы бөртекләреннән торучы аскы болыт катламына эләккәндә барлыкка килә. Кар рашкысы кисәкләре кар бөртегеннән күзгә күренеп аерылып торган кристаллик нигезе булмавы белән аерыла. Боз рашкысыБоз рашкысы — өсте үтә күренмәле, кечкенә генә ак төше дә булган бөртекләр — рашкы болытның түбән катламындагы эрерәк булган һәм суынган тамчы бөртекләре белән бәрелешкәндә барлыкка килә. Халык авыз иҗатындаТатар халык мәкале
Халык сынамышы
Моны да карагызГалерея
Сылтама
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia