Раман Дәүли

Раман Дәүли
Туган 2 сентябрь 1873(1873-09-02)
Шомырбаш, Шомыртбаш вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 5 апрель 1949(1949-04-05)[1] (75 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Казан укытучылар семинариясе бинасы, Казан[2]
Әлма-матер Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе һәм Казан руханилар академиясе
Гыйльми дәрәҗә: илаһият кандидаты[d] (1905)

Раман Дәүли (Дӓӱлей, рус. Роман Павлович Даулей, 2 сентябрь 1873(1873-09-02)5 апрель 1949(1949-04-05)[1] (75 яшь)) — этнограф, праваслау миссионеры, илаһият нәмзәте (1905). Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң Казан укытучылар семинариясендә һәм Үзәк керәшен-татар мәктәбендә рус теле укыта, бер үк вакытта (1903-1912) Изге Гүри борадәрлеге сәркәтибе. 1917-1926 елларда - Казандагы керәшен укыучылар семинариясе директоры (1920-1922 елларда Уфа чуаш педагогика техникумында эшләгән дигән мәгълүмат та бар[3]). 1927 елдан Казан университетында, Шәрекъ пединститутында, Казан политехника институтында һәм урта уку йортларда рус теле укыта. 1933 елда кыска вакытка кулга алына; 6 ай үткәч акланып иреккә чыгарыла.

Искәрмәләр

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia