Раиса Тимофеева
Раиса Тимофеева, Раиса Григорьевна Тимофеева (1929 елның 7 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Чаллы районы, Борды – 2013 елның 11 мае, РФ, ТР, Чаллы) ― җырчы (түбән меццо-сопрано), ТАССР атказанган артисты. 1958 елга кадәр ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, аннары (1986 елга кадәр) Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге солист-вокалисты[1]. Тәрҗемәи хәле1929 елның 7 февралендә Чаллы (хәзерге Тукай) районы Борды авылында туган[2]. Әтисе Григорий (Гөргөри) тенор тавышлы, әнисе Федора Ивановна (Җәйләү авылыннан) нечкә сопрано тавышлы җыр сөюче кешеләр булалар. Раиса 4 яшеннән җырлый. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Район үзәгенә үзешчән сәнгать смотрларына йөри. 1950 елда Советлар Татарстанының 30 еллыгы уңае белән үзешчән сәнгать көчләренә республика күләмендә смотр уздырыла. Раиса Тимофеева биредә «Гөлләр үсә» җыры белән зур уңыш казана һәм бу җыр аңа олы сәхнәгә юл ача[3]. 23 яшендә Казан музыка училищесына укырга керә. Беренче укытучысы – Анна Волынская, соңыннан Нина Лучинская классында укый. Училищеның лекция-концертларында катнашып килә. 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Җиһан карчык партиясен башкара. Меццо-сопрано тавышлы Рәисәне опера җырчысы итеп әзерләү өчен Казан дәүләт консерваториясенә укырга алалар, әмма читтән матди ярдәм булмау сәбәпле, консерваториядә укуын дәвам итә алмый. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Айсылу Мусина җырчыны ансамбльгә эшкә чакыра. Нәкый Исәнбәт либреттосы, Александр Ключарев музыкасына эшләнгән «Аулак өй» композициясендә Гөл апа ролен башкара. 1958 елга кадәр ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, аннары (1986 елга кадәр) Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге солист-вокалисты. 1975 елдан фольклор бригадасында эшли. Ике ай дәвамында репертуар туплап, ансамбльгә 86 көй алып килә. Татар халык һәм керәшен җырларын, такмаклар башкара. Радиода композиторлар әсәрләрен, шулай ук керәшен җырларын яздыра. Озын көйләрдән «Көнбагыш» (Гомбагыш җыруы)[4], «Гөлҗамал», «Ямьле Агыйдел буйлары», «Чуклы тау», «Зиләйлүк», «Сибелә чәчем», «Чирәм җир»не башкара. Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов, Сөләйман Йосыпов, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова, Усман Әлмиев, Флера Сөләйманова, Илһам Шакиров, Гөлсем Сөләйманова кебек татар эстрадасының күренекле артистлары белән беррәттән дөнья буйлап гастрольләрдә йөри[5]. Пенсиягә чыккач, Казанда ветераннар концертларында катнаша. Туганнары чакыруы буенча, Чаллыга кайтып төпләнә. Зур сәхнәдән керәшен җырларын яңгыраткан, аларны бүгенге буынга китереп җиткергән олуг зат буларак, ул – «Нардуган», «Питрау» кебек керәшен бәйрәмнәренең көтеп алынган кунагы була, җыру әйтә, туганайларның күңелен күреп кайта. 2013 елның 11 маенда вафат[6].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia