Раббани Шәрипов
Раббани Шәрипов, Раббани Шәрип улы Шәрипов (1935 елның 8 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Чаллы районы, Торнаташ ― 2023 елның 1 сентябре, РФ, ТР, Тукай районы, Иске Абдул) – спортчы (милли көрәш), милли көрәш буенча РСФСР (1969, 1971, 1972), Татарстан АССР (1973, 1974) чемпионы. Милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры (1997). Тәрҗемәи хәле1935 елның 8 октябрендә Татарстан АССР Чаллы (1935 елдан Ворошилов, 1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Минзәлә, 1984 елдан Тукай) районы Торнаташ авылында туган. Кечкенәдән әти-әнисез кала, абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә[1]. Колхозда эшли. Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән. Чаллыда шоферлар курсын тәмамлагач, туган авылында гомере буе (47 ел) гади машина йөртүче – шофер булып эшләгән. Колхоз йөк машинасы руленә утырып, ерак рейсларга чыгып китә. Лаеклы ялга чыкканда, үзе эшләгән «ГАЗ» йөк машинасын бүләк итәләр. Намуслы хезмәте өчен, «Хезмәт ветераны», «Хезмәттәге батырлык өчен», 3 мәртәбә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медалльләре белән бүләкләнгән. Көрәш уңышларыРаббани көрәшче буларак тиз үсә. «Минем бер генә тренерым да булмады. Шофер чагымда йөкле капчыкларны төяп-бушату ― тренерым шул булгандыр. Әзерлек күнегүләрем дә төп хезмәтем иде. Авыр хезмәт мине җиңүче итте», - дип искә ала Раббани Шәрипов [2]. 1957 елда авыл Сабан туенда беренче тапкыр батыр кала. 1958 елда – Яңа Юл районы (үзәге Теләнче-Тамак авылы) Сабан туе батыры, 1959 елда – Казанда Сабан туе батыры. 1970-1980 елларда Минзәлә һәм Яр Чаллы районнарының абсолют батыры. Дистәләрчә калаларның (Минзәлә, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Ижау һәм башка шәһәрләр) Сабан туе батыры. «Урожай» җәмгыяте чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы Татар-башкорт көрәше буенча республика ярышларының дүрт тапкыр җиңүчесе. 1970-еллардан башлап, Раббани Шәриповка республика данын якларга туры килә, ул Россия ярышларында катнаша. 1971-1973 елларда, Россиянең иң көчле көрәшчеләрен җиңгәннән соң, аның җилкәсенә «Россия чемпионы» дип язылган тасма эленә. Көрәшче карьерасын 38 яшендә тәмамлый. Үз авырлыгыннан шактый авыр булганнарны да җиңә.
2023 елның 1 сентябрендә 87 яшендә вафат булган [4]. Соңгы елларда яшәгән Иске Абдул авылы зиратында җирләнә[5] . ГаиләсеТукай районы Иске Абдул авылында яши. Хатыны Мәгъдәния белән бер кыз, бер ул үстергәннәр. Улы ― спорт мастеры, район һәм шәһәр Сабантуйлары батыры Ришат (1966), оныгы Руслан (Шәңгәрәев) – көрәшчеләр[1]. Хөрмәтләү
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia