Почмак
Геометриядә ноктадан һәм шул ноктадан чыгучы ике нурдан торган геометрик фигура почмак дип атала. Почмакның түбәсе О хәрефе белән билгеләнсә, ОА һәм ОВ нурларын – почмакның яклары дип атыйлар. Почмакны билгеләү өчен билгесе кулланыла (бу билгене 1634 елда француз математигы Пьер Эригон тәкъдим иткән). Почмакның үлчәме булып ОА нурын O түбәсе тирәли борып ОВ торышына күчерү зурлыгы тора. Почмакларны градуслы үлчәү системасы буенча үлчәү берәмлеге итеп градус – нурны аның тулы әйләнешенең 1/360 өлешенә борудан хасил булган почмак алына. Тулы әйләнеш 360 градусны тәшкил итә. Градус 60 минутка, минут 60 секундка бүленә. Почмакларның төрләреИке өстәмә нур белән ясалган почмак - җәелгән почмак дип йортелә. Җәелгән почмак 180 градуска тигез. Нуль почмак 0 градуска тигез. Тулы почмак 360 градуска тигез. Уртак ОВ ягы һәм уртак О түбәсе булган ике почмак - чиктәш почмаклар дип атала. Бу почмакларның калган ике ОА һәм ОС яклары бер-берсенең дәвамы булып тора. Берсен икенчесе өстенә салгач тәңгәл килгән почмаклар - тигез почмаклар дип йөртелә. Түбәләре уртак, бер почмакның яклары икенче почмак якларының дәвамы булып торган ике почмак - вертикаль почмаклар диелә. Үзенең чиктәш почмагына тигез булган почмак - туры почмак дип йөртелә. Туры почмак 90 градусны тәшкил итә. Туры почмактан кечерәк булган почмакны - кысынкы почмак диләр. Кысынкы почмак 90 градустан кечерәк була. Туры почмактан зуррак булган почмакны - җәенке почмак диләр. Җәенке почмак 90 градустан зуррак була. ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia