Портал бәхәсе:МәдәниятТатар халык милли киемнәре Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Татар халыкының борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Ул төрки халыклар тудырган тотрыклы конструктив элементларның ислам дине таләпләре нигезендә илаһи нурланышы. Алай гынамы, хәтта шигърияте, риваяте. XIX гасыр уртасыны кадәр тернәкләнеп килгән татар хатын-кыз кием ансамбленең нигезендә, мәсәлән, төрки халыкларның авыз иҗаты әсәрләрендә, ырым-гадәтләрендә шактый нык таралган Хаума (Хома) кош образы ярылып ята. Күлмәкнең куштанлы киң итәге, аның кул-бармакларны каплаган киң җилпәзә җиңнәре, "күкрәкчә", "изү" кебек " каурыйлы", "тәңкәле" архаик түшлекләре, каюлы читекләрендәге "тырналы орнамент" һәм калфак рәсеменә кереп яткан "алтын каурый" - боларның барысы да шуны дәлилли. Ләкин мәҗүсилек чорында Һинд, Иран цивилизацияләреннән кергән бу образ, вакыт үтүгә, ислам дине тәэсире астында үзенең асылын югалта, "Хәят агачы" - чәчәкле-гөлле куак, бизәкле тирәк образына әверелә... "Татарда бар кием, - ди үзенең бе хезмәтендә мәгърифәтче Каюм Насыйри, - күлмәк, штан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш", - һәм үз мәкаләсенең азагында урта хәлле бер татар "нечкәбилен" нәфис гүзәл киемнәргә киендереп карау могҗизасын башкара. Нәкъ менә хатын-кыз татар милли киемендә төрле сәнгать казанышлары уйнап тора да инде: монда көмеш-челтәр хәситәләр, беләзек-алкалар, муенсалар, укалы калфак һәм каюлы җитек! |
Index:
pl ar de en es fr it arz nl ja pt ceb sv uk vi war zh ru af ast az bg zh-min-nan bn be ca cs cy da et el eo eu fa gl ko hi hr id he ka la lv lt hu mk ms min no nn ce uz kk ro simple sk sl sr sh fi ta tt th tg azb tr ur zh-yue hy my ace als am an hyw ban bjn map-bms ba be-tarask bcl bpy bar bs br cv nv eml hif fo fy ga gd gu hak ha hsb io ig ilo ia ie os is jv kn ht ku ckb ky mrj lb lij li lmo mai mg ml zh-classical mr xmf mzn cdo mn nap new ne frr oc mhr or as pa pnb ps pms nds crh qu sa sah sco sq scn si sd szl su sw tl shn te bug vec vo wa wuu yi yo diq bat-smg zu lad kbd ang smn ab roa-rup frp arc gn av ay bh bi bo bxr cbk-zam co za dag ary se pdc dv dsb myv ext fur gv gag inh ki glk gan guw xal haw rw kbp pam csb kw km kv koi kg gom ks gcr lo lbe ltg lez nia ln jbo lg mt mi tw mwl mdf mnw nqo fj nah na nds-nl nrm nov om pi pag pap pfl pcd krc kaa ksh rm rue sm sat sc trv stq nso sn cu so srn kab roa-tara tet tpi to chr tum tk tyv udm ug vep fiu-vro vls wo xh zea ty ak bm ch ny ee ff got iu ik kl mad cr pih ami pwn pnt dz rmy rn sg st tn ss ti din chy ts kcg ve
Portal di Ensiklopedia Dunia