Петр I утравы
Утрау төньяктан көньякка 19 кмга, көнбатыштан көнчыгышка 11 кмга сузылган. Иң биек ноктасы — Ларс Кристенсен пигы (1640 м). Килеп чыгышы ягыннан вулканик утрау, күбесенчә базальтлардан төзелгән. Утрауның 95% өлеше бозлыклар белән капланган. Утрауны 1821 елның 11 гыйнварында Фаддей Беллинсһаузен җитәкчелегендәге экспедиция кәшеф иткән. Утрауга беренче булып 1929 елда норвеглар килеп төшкәннәр. Алар утрау өстендә Норвегия байрагын беркетеп куялар һәм утрауны Норвегия территориясе дип игълан итәләр. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia