Павел Миронов
Павел Миронов, Павел Андрей улы Миронов, рус. Миронов Павел Андреевич (1919 елның 12 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе, Рус Сарсазы — 1945 елның 26 апреле, Чехословакия, Брно) — Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган Советлар Берлеге Каһарманы (15.05.1946), танкка каршы көрәш батареясының утка тоту взводы командиры, кече лейтенант. Тәрҗемәи хәле1919 елның 12 декабрендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Татарстанның Чистай районы) Рус Сарсазы авылында крестьян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Туган авылында 7 сыйныфлы мәктәпне, Чистай шәһәрендә ФЗӨ мәктәбен тәмамлаган. Кама елга пароходчылыгында механик ярдәмчесе булып эшли. 1939 елдан хәрби хезмәттә. 1942 елдан фронта. Кече лейтенантлар курсын тәмамлаган. 2нче Украина фронты 6нчы гвардия кавалерия корпусы 8нче гвардия кавалерия дивизиясе 33нче гвардия кавалерия полкының танка каршы көрәш батареясының утка тоту взводы командиры булып хезмәт итә. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ХәтерЧыганаклар
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia