Олег Кошевой урамы (Казан)
![]() Олег Кошевой урамы — Казан шәһәренең Авиатөзелеш (элеккеге Ленин) районындагы Карабай микрорайонындагы урам. Көнбатыштан төньяк-көнчыгышка Соцгород мәйданы янындагы Копылов урамы белән кисешү аша Мотор төзүчеләр мәйданы янындагы Дементьев һәм Ижау урамнары киселешенә кадәр уза. Копылов, Трамвай, Лиза Чайкина, Годовиков, Дементьев һәм Ижау урамнары белән кисешә. ТарихУрам 1942—1943 елларда Краснодон шәһәрендә эш иткән «Яшь гвардия» яшерен антифашистлар комсомол оешмасын оештыручыларның берсе, Советлар Берлеге Каһарманы Олег Васильевич Кошевой (1926—1943) хөрмәтенә аталган. Олег Кошевой, Дементьев һәм Копылов урамнары арасында 1939 елда нигезләнгән «Крылья Советов» паркы урнашкан. Урам буйлап аның төньяк чиге уза. Заманча торышыУрамның гомуми озынлыгы 930 метр тәшкил итә[1]. Олег Кошевой урамында түбәндәге номерлы йортлар бар: 2, 2а к. 1, 2б, 4, 4а, 6, 6а, 8, 8а, 9а, 10, 10а, 11 кв. 1, 12, 12а, 13, 13а, 14, 14а, 15, 16, 16а, 18, 18а, 20, 20/1. ОбъектларМәктәпара уку комбинатыОлег Кошевой урамы 2а йорты буенча «Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 1 нче номерлы мәктәпара уку комбинаты» Муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе урнашкан, ул 1995 елның 30 августында ачылган[2]. ПрокуратураОлег Кошевой урамы 8а йорты буенча Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы урнашкан[3]. «Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексыОлег Кошевой урамында «Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы Муниципаль автоном учреждениесе урнашкан, ул ике бинаны били: 17 нче номерлы (боз аренасы) һәм 19 нчы номерлы (бассейн). Комплекста спорт мәктәпләре («Авиатор» край балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Зенит» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (БЯСМ), «Мотор» (БЯСМ), «Дельта» (БЯСМ), «Смена» (БЯСМ) һәм сәламәтләндерү төркемнәре эшли[4]. «Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы элек «шәхси сектор» дип аталган бер катлы йортлар урнашкан территориядә төзелгән. Боз аренасы комплексы 2009 елның 21 декабрендә, уен залы һәм йөзү бассейны комплексы (шулай ук медицина һәм административ блоклар) 2010 елның 5 маенда файдалануга тапшырылган[5]. «Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларының берсе. Медицина учреждениеләреОлег Кошевой урамы 2б йорты буенча урнашкан торак йортта «Латыпов клиникасы» филиалы (стоматология)[6], 6 нчы йортта — «32 энҗе бөртеге» (стоматология) клиникасы филиалы эшли[7]. Кызыклы фактларXXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында Олег Кошевой урамындагы кайбер йортларның стеналары биш кат биеклектә Универсиада логотиплары рәсемнәре белән бизәлгән иде. Фотосүрәтләр
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia