Ниязмөхәммәт Сөләйманов
Ниязмөхәммәт Сөләйманов - имам, китап сәүдәгәре. Тобол губернасына кергән Тара өязендәге Кышлау авылында туган (хәзер Омски өлкәсендә) туган. 1880-1882 елларда Тара шәһәрендә, 1884-1887 елларда Петропавел мәдрәсәләрендә укый. Шуннан соң Петропавелда имам була, татар китаплары белән сәүдә итә. 1907 елның ахырында Омскида хөкем палатасында тәрҗемәче булып хезмәт иткән Закир Ишмөхәммәдов тәгъдиме белән Омскига күчеп шәһәрнең мәчетендә имам хезмәтен башкара[1]. Шәһәрдәге мөселман җәмгыяте икегә бүленгәч, аларны берләштерә алмагач бер ук вакытта ике мәчеттә дә имамлык итә. Татар мөселман матбугатында (Шәркый рус, Вакыт[2] газеталары һ.б.) мәкәләләр күп язганы белән билгеле. Берничә китап авторы. Заманның күп татар голямасы белән таныш була. Басылган китаплары
ГаиләсеБалалары:
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia