Нихон Хиданкё
Нихон Хиданкё (Nihon Hidankyō), Атом һәм водород бомбаларыннан зыян күргән оешмаларның Япония конфедерациясе (The Japan Confederation of A- and H-Bomb Sufferers Organizations (日本原水爆被害者団体協議会, Nihon gensuibaku higaisha dantai kyōgi-kai) ― 1956 елда оешкан иҗтимагый оешма. Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә атом бомбасы ташлау[d] вакытында исән калган кешеләр тарафыннан Япония хөкүмәтенә басым ясау, зыян күрүчеләргә ярдәмне яхшырту һәм Хөкүмәттә атом-төш коралыннан баш тартуны лоббировать итү максаты белән оешкан[1]. ТарихНихон Хиданкёга 1956 елның 10 августында Senji Yamaguchi тарафыннан атом бомбасы ташлаудан зыян күрүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау максаты белән нигез салына. 1945 елның 9 августында Senji Yamaguchi, Нагасакидагы Mitsubishi корал заводында 14 яшьлек эшче, көчле радиацион пешүләр ала, бу аның йөзен мәңгегә имгәтә[2], ул 2013 елда үлә. Оешма эшчәнлегенә шаһит күрсәтмәләре бирү, резолюцияләр һәм гавәми мөрәҗәгатьләр чыгару, шулай ук атом-төш коралы кулланудан глобаль баш тарту идеясен яклау өчен төрле халыкара оешмаларга, шул исәптән Берләшкән Милләтләр Оешмасына ел саен делегацияләр җибәрү керә. Оешма 2024 елгы Нобель тынычлык премиясенә лаек була ― «атом-төш коралыннан азат дөньяга ирешү тырышлыгы һәм шаһит күрсәтмәләре белән атом-төш коралының бүтән беркайчан да кулланылырга тиеш булмавын күрсәткән өчен»[3]. Бүләкләре
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia