Николай Кива
Николай Митрофанович Кива (1903 елның 3 декабре, Россия империясе — 1985 елның 28 марты, Мәскәү) — совет комсомол эшлеклесе, кино җитештерүне оештыручы. «Союзмультфильм» киностудиясенең беренче директоры, Рига сәнгать фильмнары студиясе директоры (1945—1947). ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы. Тормыш юлыНиколай Кива 1903 елның 3 декабрендә туган. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү университетын тәмамлаган[1]. 1925—1926 елларда — РЛКСМ ҮК сәяси-агарту бүлеге cекретаре[2], алга таба ВЛКСМ Үзәк комитетында эшли[3], ВЛКСМ ҮК Кинокомиссиясе әгъзасы (1926—1929)[4]. Совет киносы дуслары җәмгыятенең (СКДҖ) Үзәк Советы идарәсе әгъзасы (1927—1929)[5]. 1929 елда кинотармакка эшкә җибәрелә, Мәскәүнең «Союзкино» кинофабрикасында эшли[6]. 1935 елда — ССРБ СНК каршындагы кинофильм сәнәгате баш идарәсенең чит ил бүлеге башлыгы урынбасары. 1935—1936 елларда — кинофотоимпорт һәм экспорт буенча «Союзинторгкино» Бөтенсоюз берләшмәсе идарәчесе урынбасары[7]. 1936—1938 елларда — «Союздетмультфильм» киностудиясе (1937 елдан — «Союзмультфильм») директоры. Иҗади составның квалификациясен күтәрү һәм мультипликатор-рәссамнарны укыту курсларын инициаторы һәм оештыручыларның берсе (1936). 1938—1939 елларда — «Союзинторгкино» идарәчесе[8], 1940 елда — «Мосфильм» киностудиясе директоры вазыйфаларын башкаручы[9], ССРБ СНК каршындагы кинематография эшләре комитетының сәнгать фильмнары җитештерү буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары. 1940—1942 елларда — «Союзмультфильм» киностудиясе директоры. 1942—1943 елларда — Үзәк берләштерелгән киностудия директор урынбасары, 1944 елда — директоры вазыйфаларын башкаручы[10]. 1945—1947 елларда — Рига сәнгать фильмнары студиясе директоры, 1946 елдан ССРБ кинематография министрлыгы каршындагы союз республикаларында киноны үстерү советы әгъзасы. 1950 еллар ахырында — 1960 еллар башында — «Мосфильм» киностудиясенең өченче иҗат берләшмәсе директоры[11]. 1962 елдан пенсиядә. ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы. «„Союзмультфильм“ — юл башы», «Алма-Ата киностудиясе һәм ЦОКС Бөек Ватан сугышы елларында», «С. М. Эйзенштейнның берничә язмалары», «Минем кинематографик практикадан аерым эпизодлар» истәлекләре авторы. «Союзмультфильм» киностудиясендә кино җитештерүне оештыруда зур роль уйнаган[12]. Россия кино белгече Георгий Бородин бәяләвенчә, Н. М. Кива «„созидатель-директорлар“ арасына кергән» һәм «студия тарихында да, тулаем ил анимациясе тарихында да якты эз» калдырган[13]. 1985 елның 28 мартында Мәскәүдә вафат була. Бүләкләр
Библиография
Искәрмәләр
ӘдәбиятЭнциклопедия отечественной мультипликации / Сост. С. В. Капков. — М.: Алгоритм, 2006. — 816 с. — 3000 экз. — ISBN 5-9265-0319-4. Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia