Наилә Ибраһимова
Ибраһимова Наилә, Ибраһимова Наилә Нургазиз кызы (1945 елның 5 августы, Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Атабай) — драма актрисасы, Театр-Театр Пермь академиясе (вакытлыча),[1] Камал театры артисты (1968 елдан). Татарстанның атказанган артисты (1991), Татарстанның халык артисты (2010). Төрле характердагы образлар иҗат итә.[2] Тәрҗемәи хәле1945 елның 5 августында Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында туа. Инде кечкенәдән аның кайбер театраль осталыклары булган: мәктәптә укыганда ук ул акробатика, бию белән актив шөгыльләнгән, җырларга яраткан, гармунда уйнаган. Укырга кергәндә Наиләне театраль осталык буенча имтиханда беренче турдан соң шунда ук өченчегә күчерәләр һәм анда бик олы өмет күреп кабул итәләр. Ул укыган курста искиткеч педагоглар, Камал театрының әйдәп баручы осталары — Рәшидә Җиһаншина, актерлык осталыгы буенча дәресләр алып баручы һәм курс җитәкчесе, танылган Габдулла Шамуков - матур сөйләм буенча дәресләр алып баручы, хәрәкәт дисциплиналары буенча педагог - Шисан Әсфәндиярова — укытканнар.[3] 1960-елллар башында Казан театр укуханәсенә Рәшидә Җиһаншина алып барган курска укырга керә. 1968 елда укуханәсен тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Наилә Ибраһимова эшнең беренче елларында, гадәттәгечә, массовка артисты була.[3] ТеатрҮз эшчәнлеген өченче план һәм эпизодик рольләрдән башласп җибәрсә дә, инде берничә ел үткәч аңа мөстәкыйль рольләрне бирәләр: үзсүзле Эльвира - X. Вахитның «Туй алдыннан»; шаян, хәйләкәр, сөйкемле, темпераментлы Фаншетта - П. Бомаршеның «Фигароның өйләнүе». Алар барысы да шатлыклы, ачык күнелле булганнар. Ибраһимова бик үзенчәлекле актриса булып чыга. Аның репертуар битендә кемнәр генә булмый. Бер яктан, балалар рольләрен искиткеч башкаручы - К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендәге шаян егет, М.Фәйзинең «Галиябану»ындагы хәйләкәр Сәдри. Әмма шулай ук балалар рольләре уйнагн елларда диярлек актриса драматик героиняның характеры буенча капма-каршы рольләрне уйный. Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми?» спектаклендәге Гөлбану образын иҗат иткәндә, актрисаның шәхси сәләтендә хатын-кызның рухи байлыгын, аның кайгылы, фаҗигале язмышын ихлас күңелдән тапшыра алу сәләте барлыкка килә. Еллар үткән саен Наилә Ибраһимова үзенең сәхнә персонажларының психологик характеристикаларын тирәнәйтә. Яшь геройларга хас яшьлек, каядыр ашкыну тыенкы көч, тормыш турындагы уйланулар, драматизм белән алышына. Аның героинялары күпчелек очракта лирик, холкына, спектакльнең жанрына карамастан, үзенчәлекле дөнья, хис-кичерешләр төрлелеге белән аерылалар.[3] Репертуар
Бүләкләре, мактаулы исемнәреШулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia