Мөхәмәтшакир Тукаев
Тукаев Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы (14 гыйнвар 1862 ел — 1932 ел) — татар иҗтимагый эшлеклесе[1], ахун, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2 нче һәм 3-нче чакырылыш Дәүләт Думалары әгъзасы[2][3]. Тормыш юлыМөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы Тукаев Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Калкаш вулысы (хәзер Башкортстан Республикасы Эстәрлебаш районы) Эстәрлебаш авылында туа. Тукаевлар нәселеннән, ишаннар, имамнар һәм мөдәррисләр династиясе заты. Ыругка нигез салучы дип Нигъмәтулла бине Биктимер бине Тукай бине ас-Слаучи санала (1772-1844)[4]. Дини белемне Эстәрлебаш мәдрәсәсендә ала. Ырынбур татар укытучылар мәктәбендә укый, әмма аны тәмамламый[5]. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Җир биләүче (360 дисәтинә.)[6]. Эстәрлетамак өязенең земство җыелышы гласные (1887-1890), Уфа губерна статистика комитеты әгъзасы (1898-1901) һәм Уфа губернасы музей комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1892 һәм 1897 елларда азык-төлек буенча попечитель итеп билгеләнә. 1899 елда «Тарихы Эстәрлебаш» дигән хезмәте басылып чыга[7]. Бу китап туган төбәкне өйрәнү буенча татар телендә чыккан беренче хезмәт булып тора[8]. "Иттифак әл-мөслимин" партиясе әгъзасы. Мөселманнарның 2 нче Бөтенроссия съездында катнаша (1906 ел, С.-Петербург). Уфа губернасыннан Россия империясенең 2 нче (1907) һәм 3 нче (1907-1912) чакырылыш Дәүләт Думалары депутаты итеп сайлана[9]. Мөселманнар фракциясе әгъзасы. 2 нче Думада вөҗдан иреге комиссиясе, 3 нче Думада җир, крестьян йөкләмәләре, дин эшләре буенча комиссияләр эшләрендә катнаша. Дәүләт Думасының дин комиссиясе эшчәнлеген яктырткан китап авторы[10]. 1914 елның июнендә С.-Петербургта үткән Бөтенроссия мөселманнары съезды делегаты[11]. Гомеренең соңгы елларында Оренбург шәһәрендә яши[12]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia