Мөхәммәт Гайнуллин
Мөхәммәт Гайнуллин — татар галиме, әдәбият белгече. Тәрҗемәи хәлМөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 1903 елның 18 августында Апас районының Коллар (хәзерге Кызыл Тау) авылында туа. Җиде сыйныфлы җәдит мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тәтештә укытучылар әзерли торган курсларда укып кайта һәм балалар укыта башлый, наданлыкны бетерү курсларында да эшли. 1928 елда Казандагы Көнчыгыш педагогика институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, шунда аспирантурада кала. Шул чорда аның фәнни-педагогик эшчәнлеге башлана. Галим татар әдәбияты тарихын өйрәнү-барлауга күп көч куя. Аның “Горький һәм татар әдәбияты” (рус телендә), “ХХ йөз татар әдәбияты тарихы”, “Каюм Насыйри”, “Татар әдәбияты һәм публицистикасы” (рус телендә) дигән монографияләре, “Татар әдәбияты. ХIХ йөз”, “Татар әдәбияты. ХХ йөз” (Җ. Вәзиева белән бергә), “XX йөз башында татар әдәбияты һәм публицистикасы” дигән дәреслекләре (югары уку йортлары өчен), VIII сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан (Мөхәммәт Мәһдиев төзегән) дәреслек һәм хрестоматияләре дөнья күрде. Гаилә хәле
Тышкы сылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia