Муса Мирзәев
Муса Мирзәев, Муса (Әли Муса) Абдулла угълы Мирзәев, әзери. Musa (Əli Musa) Abdulla oğlu Mirzəyev (1933 елның 26 гыйнвары, Бакы — 2016 елның 29 гыйнвары, шунда ук) — композитор, Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1982), Азәрбайҗанның халык артисты (2006). М. Магомаев исемендәге Бакы филармониясенең сәнгатъ җитәкчесе (1978-1979). Г. Хаҗибәков исемендәге Бакы музыка академиясе профессоры (2006-2016). ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1952 елдан). Азәрбайҗан президенты стипендиаты. Татарстан Җөмһүрияте дәүләт һимнын аранжировкалаучы — симфоник оркестр өчен әзерләүче (1998). Тәрҗемәи хәле1933 елның 26 гыйнварында Бакыда туган. Башлангыч музыкаль белемне композиторлар мәктәбендә (Азәрбайҗан ССР атказанган укытучысы Ләйлә Морадова сыйныфы) (1947) алгач, Асаф Зәйналлы исемендәге музыка техникумын (1951), Г. Хаҗибәков исемендәге Бакы дәүләт консерваториясен (ССРБ халык артисты, Ленин премиясе лауреаты Кара Караевның композиторлык классы) (1958) тәмамлаган. Хезмәт юлы
ИҗатыИҗатында төп урынны симфоник музыка алып тора. Оркестрны яхшы белүче буларак, музыка образлары тудыру өчен оркестр чараларының бай арсеналын киң куллана. Гармония теле кызыклы һәм бай. Музыка тукымасын баетуның полифония ысулларын оста файдалана. Иҗат иткән әсәрләрендә фактура төрлелеге, форманы иркен куллану, музыка драматургиясен кору осталыгы күзгә ташлана. Әсәрләрендә ватандарлык темасы белән беррәттән лирик-шигъри образларга да урын бирелә. Әсәрләре
Әсәрләре Бөтенсоюз радиосы оркестры, Мәскәү филармониясе оркестры, Кырым симфоник оркестры, Татар дәүләт филармониясенең симфоник оркестры (дирижер Р. Салаватов) тарафыннан башкарыла. Кызыклы факт
ГаиләсеУлы Ильяс Мирзәев (11.05.1961), композитор, кинофильмнар өчен музыка яза. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia