Муса Йосыпов
Муса Йосыпов, Муса Рахман улы Йосыпов, рус. Юсупов Муса Рахманович — сәясәтче, журналист, Татар педагогия институты директоры (1933-1934), Татар дәүләт академия театры директоры (1934-1937). Сул эсерлар фиркасе (1917-1919), РКП (б) әгъзасы (1919 елдан). Тәрҗемәи хәле1896 елның 18 декабрендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге БР Авыргазы районы) Әпсәләм авылында туган. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, Ырынбурдагы Хөсәения мәдрәсәсенә укырга керә (1911). Кышка уку өчен җәй көне эшләп, акча туплый: бер сезон буе сал агызуда, ике җәй дәвамында Ырынбур сабын кайнату заводында эшли. 1915 елда хәрби хезмәткә алына, 103 нче запас пехота полкында бүлекчә командиры булып хезмәт итә. Инкыйлаб
Ватандашлар сугышыУфаны ак чехлардан азат итүче 5 нче армиянең (5-нче армия (ЭККА)) сәяси бүлеге мөселман бүлекчәсендә эшли: үгетләү-оештыру секциясе мөдире була. 1920 елның мартыннан 1922 елның октябренә кадәр РКП (б) Омск губерна комитетының татар һәм кыргыз (казакъ) коммунистлары секциясе бюросы җаваплы сәркатибе (рәисе) итеп сайлана. «Азат Себер» газетасының мөхәррире итеп билгеләнә. Муса Йосыпов ике ел ярым җитәкчелек итү дәверендә “Азат Себер”не ил күләмендә билгеле татар матбугат басмасына, Себер өлкә гәзитенә әверелдерә. Аның бу юнәлештәге эшчәнлеге Галимҗан Ибраһимов мәкаләләрендә дә чагылыш тапкан. Уфада1922 елның октябрендә Уфага килгәч, өч елдан артык «Башкортстан» һәм «Яңа авыл» республика газеталарының мөхәррире була. Соңрак мәгариф эшчеләре һөнәри берлегенең өлкә комитеты рәисе, һөнәри берлекләрнең Башкортстан өлкә шурасы (рус. Башсовпроф) рәисе урынбасары булып эшли. 1929 елда Мәскәүдә Я. М. Свердлов исемендәге Коммунистик университетның мөхәррирләр әзерләү бүлегенә укырга керә. Ике елдан ВКП (б) Башкортстан өлкә комитетының матбугат эшләре секторын җитәкли. Казанда1932 елның декабреннән ВКП (б) Татарстан өлкә комитетының матбугат эшләре секторын җитәкли. В.И. Ленинның 6 томлыгын татар теленә тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару эше белән җитәкчелек итә. 1933 елның ноябрендә М.Н. Покровский исемендәге Татар педагогия институты директоры итеп билгеләнә. Тарихчы-профессор Н.Н. Эльвовны (1901-1937) сәяси эзәрлекләүләрнең шаукымы М. Йосыповка да эләгә: аны директор вазифасыннан азат итәләр. ТАССР мәгариф халык комиссариатының эксперименталь педагогия лабораториясе җитәкчесе, 1935 елның октябрендә Татар дәүләт академия театры директоры итеп билгелиләр. 1937 елның 10 февралендә Казан шәһәре Молотов район комитеты М. Йосыповны «коралсызланмаган эсер һәм буржуаз милләтче» буларак, фиркадән чыгара. 1937 елның 12 февралендә аны кулга алып, Мәскәү төрмәсенә озаталар. 1937 елның 3 августында ССРБ югары суды хәрби коллегиясе «Казандагы милләтче оешманың әгъзасы булуда һәм идеология фронтында Шуралар хакимиятенә каршы эшчәнлек алып баруда» гаепләп, иң югары җәзага хөкем итә[2]. 1957 елда исеме аклана. Чыганаклар
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia