Муса Бигиев урамы (Казан)
Муса Бигиев урамы (рус. улица Мусы Бигиева) — Казанның Авиатөзелеш районындагы (Төньяк бистәсе) урам. Суворов урамы белән киселештән башлана. Донецк урамы белән киселештә тәмамлана. Кече һәм Зур Армавир урамнары, Чугуев, Үзәк Мариуполь урамы, Мариуполь, Краснодон урамы һәм тыкрыгы, Смоленск, Ашхабад, Ставрополь, Балтач, Караганды, Апрель, Кутузов, Жигули, Дубинин, Волхов, Идел-Дон урамы, Денис Давыдов, Вильямс, Добролюбов, Арбат урамнары белән кисешә. Почта индексы 420000. Дин галиме, философ, публицист Муса Бигиев (1875-1949) исемен йөртә. ТарихЭлекке исеме 2нче Армавир урамы (рус. улица Армавирская 2-я). 2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары[1] белән әлеге урамның исеме ислам дине галиме, философ, публицист Муса Ярулла улы Бигиев (1875-1949) истәлегенә Муса Бигиев урамы итеп үзгәртелә. Игътибарга лаек объектлар
Галерея
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia