Муруганның алты сыену урыны
Муруганның алты сыену урыны (Тамил телендә: Āṟupadai veedu) Көньяк Һиндстанда Тамил Наду штатында урнашкан алты гыйбадәтханә. Ходай төрле гыйбадәтханәләрдә төрле исемнәр астында мәгълүм, мәсәлән, Картикейя, Канда, Вадивела һәм Муруган. Муруганның алты иң изге сыену урыны Тамил сангам әдәбиятында искә алынган, Наккеерар тарафыннан язылган "Тһирумуругатрупадаи"да һәм Арунагирантһар тарафыннан язылган "Тһируппугаж"та. Алты сыену урыны булып Тһирупаранкундрам, Тиручендур, Палани, Свамималаи, Тһирутһани һәм Пажамудирчолаи тора. МуруганХодай Муруганның хикәясе Сканда Пуранада тасвирланган. Риваять буенча борынгы заманда Ходай Вишну һәм Ходай Брахмага зарланырга барган Дэваларны Сурападман шәйтаны газаплаган. Илаһлар Камадэваны Ходай Шиваны аскезасыннан уятырга билгеләгәннәр һәм Шива соңрак Картикейяга тормыш биргән. Картикейя Сурападманны үтергән һәм Дэваларны коткарган. Муруга мәхәббәт һәм сугыш Ходае буларак тасвирланган. Картикейя мәхәббәт буенча Валлига өйләнгән һәм Тиручендурда сугышта җиңеп Деиваянаига өйләнгән. Тамил әдәбиятендә биш тип җир аңлатыла. Алар Куринҗи (таулы төбәк), Муллаи (урман төбәге), Марутһам (авыл хуҗалыгы төбәге), Неитһал (яр буе төбәге) һәм Палаи (чүл төбәге). Бу җир төрләре өчен аерым Ходайлар турында Сангам әдәбиятында аңлатып сөйләнә. Әдәбият буенча Ходай Муруга Куринҗи әдәбиятының җитәкчесе булып тора. Дини әһәмияте15-енче гасыр Тамил шагыйре Арунагиринатһар Тируваннамалаида туган булган. Ул яшь чагын фетнә ясап һәм хатын-кызлар вәсвәсә итеп уздырган. Сәламәтлеген хәрабә иткәч, ул Аннамалияр Гыйбадәтханәсенең төньяк манарасыннан ташланып үзенә кул салып караган, әмма Ходай Муруган мәрхәмәте буенча ул коткарылган булган.[1] Ул нык тугъры булып киткән һәм Муруганга дан җырлана торган Тамил гимннарын инша иткән, иң билгелесе булып Тһирупугаж тора. Арунагиринатһар төрле Муруган гыйбадәтханәләренә зиярәт кылган һәм Тируваннамалаига кайткан юлында Паланига зиярәт кылган һәм Сваминатһасвами турында дан җырлаган.[2] Тирупарамкундрам алты сыену урынының беренчесе дип таныла. Бу Ходай Муруган урынына абһишекам Велга башкарыла торган бердәнбер гыйбадәтханә булып тора.[3] Палани Ходай Муруганың иң мәшһүр сыену урыннары дип таныла.[4] ТрадицияләрАлты гыйбадәтханәләрнең төп традицияләрнең берсе булып Палани илаһына охшатып чәченнән баш тарткан тугърыларның чәчен кыру тора. Тагын берсе булып баш Ходай потына гыйбадәтханә көн өчен ябылганда кичен сандал пастасы ягу тора. Төн буе торган паста медицина хасиятләренә ия була дип әйтелә һәм раккала чанданам буларак тугърыларга өләшелә.[5] Тугърылар чәчәкләр, глазурьлы кәгазь, мишура белән бизәлгән кавади атлану корылмасын алып баралар һәм киң таралган башкарыла торган табыну практикасы булып охра төстә киемнәрне кию булып тора.[6] Исемлек
Төбәкләр ХодаеТамил сангам әдәбияты буенча биш төр җир күренә, биредә Ходай Муруга Таулы Төбәкләрнең Ходае.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia