Мостафа Газизов
Мостафа Газизев (Мостафа Шакир улы Газизев, 5 октябрь 1923, Иске Муса, Кырмыскалы районы — 27 октябрь 2005 (82 яшь), Уфа, Башкортстан, Россия) — Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1944). Көнбатыш Украина территориясендә барган сугышларында батырлык күрсәткән. БиографиясеМостафа Шакир улы Газизов 1923 елның 5 октябрендә (икенче мәгълүматлар буенча 15 октябрдә) Башкорт АССР-ының Уфа кантоны Яңа Муса авылында туган. Татар. Кабак җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң колхозда эшли. 1942 елның мартыннан Кызыл Армиядә. Көнбатыш, Калинин, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша (1-се гвардия танк армиясенең 8-се гвардия механизацияләнгән корпусы, 21-се гвардия механизацияләнгән бригадасы, 69 нчы гвардия танк полкы). Дан орденының тулы кавалеры. 1950 ел — кече лейтенантлар курсын тәмамлый. 1959 елдан отставкада. Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. 2005 елның 27 октябрендә вафат була. Көньяк зиратта җирләнгән. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia