Морзалар хәбәрчесе (газета)
«Морзалар хәбәрчесе» (тулы исеме «Дворянский вестник ― Морзалар хәбәрчесе») ― 1994 елның мартыннан Уфада рус һәм татар телләрендә нәшер ителүче газета. Тарих1994 елның мартыннан Уфада нәшер ителә. Нәшире ― БР Татар морзалары мәҗлесе төбәк иҗтимагый оешмасы (Уфа)[1]. Баш мөхәррир ― Әнвәр Гали улы Терегулов. Мөхәррирләр ― Рәшит Гаделша улы Биглов, Рәүф Зявгат улы Идрисов. Максаты: хәзерге социаль-икътисадый шартларда борынгы гореф-гадәтләр кысаларында татар морзалары катламын саклауга ярдәм итү. «Морзалар хәбәрчесе» газетасының 2010 елның 2нче саныннан башлап электрон версияләре БР Татар морзалары мәҗлесе рәсми сайтында урнаштырылган: murza.org.ru 2021 елның 27 апрель көнендә архивланган.. Сылтамалар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia