Мордовия (футбол клубы, Саранск)
«Мордовия» футбол клубы (рус. Футбольный клуб «Мордовия») — 1961 елда нигезләнгән Сарансктан футбол клубы. ТарихКлуб 1961 елда нигезләнә. Элекке исемнәр: «Строитель» (1961), «Спартак» (1961 — 1971), «Электросвет» (1972), «Светотехника» (1980 — 2003), «Лисма-Мордовия» (2003 — 2005). 2005 елдан — «Мордовия». 2000 һәм 2001 елда икенче дивизионының «Идел» зонасында беренче урынны ала, ләкин финал этабында «Кубань» (2002) һәм СКА (2002) клубларына оттыра. 2002 елның сезоны нәтиҗәләре буенча беренче дивизионга чыга. 2004, 2007 елларда икенче дивизионга төшә, 2007, 2009 елларда беренче дивизионга кире кайта. 2004 елда «Лисма-Мордовия» һәм «Биохимик-Мордовия» клублары «Мордовия» клубына берләштергәннәр. 2011/2012 сезонында беренче дивизионда беренче урынны ала һәм Премьер-Лигага чыга. 2012/2013 сезоны нәтиҗәсендә беренче дивизионга кире кайта. Россия чемпионатларда казанышлары
Россия чемпионатлары
Баш тренерларИскәрмәләрСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia