Миңсылу Усманова
Усманова Миңсылу Гобәй кызы (1 май 1950 ел) — башкорт теле белгече, педагог-методист, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре докторы (2003), профессор. Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2017) һәм мәгариф отличнигы (2000), Россия Федерациясенең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2010). БиографиясеМиңсылу Гобәй кызы Усманова 1950 елның 1 маенда Башкорт АССРның Баймак районы Ишмөхәмәт (Карамалы) авылында туган 1972 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм СССР Фәннәр Академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли башлый. 1990 елда кандидатлык диссертациясе яклый. 1991 елдан — Башкорт дәүләт университетында укыта. 2002 елда докторлык диссертациясе яклый. 2008 елдан — М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында белем бирә, башкорт теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры. Башкорт филологиясе факультетында — «Туган якны өйрәнәбез» һәм «Авылымның сөйләше» исемле проектларын тормышка ашыра. Фәнни тикшеренүләре диалектологиягә, функциональ грамматикага, башкорт теле ономастикасына, топонимикага, башкорт телен рус телле һәм милли мәктәпләрдә укыту методикасына багышланган. Якынча 360 фәнни һәм укыту-методик хезмәтләр, шулай ук мәктәп сүзлекләре һәм электрон дәреслекләр авторы. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Төп хезмәтләре
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia