Михаил Кузнецов (1919)
Михаил Кузнецов (1919 - 1992) - Красноярск машина төзелеше заводының баш конструкторы. БиографияКузнецов Михаил Михайлович 1919 елда Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә туган. 1940 - 1944 елларда Казан авиация заводында конструктор булып эшли. Казан авиация институтының авиатөзелеш факультетын тәмамлаганнан соң, Златоуст шәһәрендә, аннары Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә № 385 махсус проектлау бюросында эшли (соңрак - Машина төзелеше бюросы): инженер, бүлек начальнигы, баш конструктор урынбасары (1950-1975), 1975 елдан - Красноярск машина төзелеше заводының баш конструкторы. Красноярск машина төзелеше заводында Р-1, Р-11, Р-11M ракеталарын җитештерүне үзләштерүдә, Р-17 һәм өч буын БРПЛ ракетасын эшкәртүдә катнашучы. Ракеталар конструкциясе буенча яңа техник карарлар әзерләүчеләрнең берсе. Ракета һәм космик технологияләр җитештерүгә зур өлеш керткән. Ул 1992 елда вафат була. Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
ИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia