Михаил Васютин
Михаил Васютин, Михаил Зиновий улы Васютин (чирм. Михаил Зиновьевич Васютин, 1959 елның 16 июне, ССРБ, РСФСР, Мари АССР, Таулы Мари районы, Микряково) — дәүләт, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклесе, Мари Иле мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры (1997–2002). Марий Иле хөкүмәте рәисенең урынбасары–мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры (2002—2017), беренче урынбасары (2017 елдан). Мари Иленең (1994) һәм РФ (2005) атказанган мәдәният хезмәткәре. Тәрҗемәи хәле1959 елның 16 июнендә Мари АССР Таулы Мари районы Микряково авылында туган. Урта мәктәпне (1976), «клуб эшен оештыручы-методист» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын (1981)[1], «мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә менеджер» белгечлеге буенча Россия сәнгать, мәдәният һәм туризм хезмәткәрләре институтын (1992), Россия сәнгать, мәдәният һәм туризм хезмәткәрләрен яңадан әзерләү академиясен (1994) тәмамлаган. Хезмәт юлы![]() 1981—1989 елларда — Республика халык иҗаты үзәгендә: методология һәм социология бүлеге җитәкчесе, директор урынбасары, директор. 1990—1997 елларда — Йошкар-Ола шәһәр башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы. 1997—2017 елларда — Марий Иленең мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры. 2002 елда Марий Иле хөкүмәте рәисе урынбасары – мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры итеп билгеләнә. Мари дәүләт университеты каршында мәдәният факультетын, Республика мәдәният һәм сәнгать көллияте каршында «эстрада сәнгате» һәм «хореография сәнгате» бүлекләрен, 3 балалар сәнгать мәктәбен, 3 республика милли (рус, татар һәм мари мәдәниятләре) үзәген, декоратив-гамәли иҗат буенча республика студиясен булдыруда һәм ачуда катнаша. 2017 елдан — Марий Иле хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары. Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча, Мәгариф һәм фән, шулай ук Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыкларына кураторлык итә[2]. Михаил Васютинның мәдәният министры буларак эшчәнлегенә мари җәмәгатьчелеге тискәре бәя бирә[3]. Иҗтимагый эшчәнлеге
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеӨйләнгән. Хатыны Любовь Владимировна Васютина. Уллары: Илья, авиаконструктор; Семён, инженер. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia