Мар-дел-Плата
Мар-дел-Плата (исп. Mar del Plata – «көмеш диңгез») — Аргентинаның Буйныс-Айрыс провинциясендә урнашкан шәһәр. ГеографиясеШәһәр Атлантик океан ярында, Буйныс-Айрыстан 400 км көньяктарак урнашкан. 1746 елда хәзерге Мар-дел-Плата урынында иезуитлар миссиясе нигезләнә; 1751 дә ул индейлар тарафыннан юк ителә. 1874 елда Пвебло-Балькарсе (Pueblo Balcarce) исеме астында нигезләнгән; 1907 елдан шәһәр статусын йөртә; 1961 дән хәзерге исемдә. Халык
ИкътисадТуризм, төзелеш, текстил, балык тоту сәнәгатьләре үсеш алган. АрхитектурасыИспан клубы (1892; 1923 тә үзгәртеп корылган, архитекторлар Анхел Паскваль, Мартин Марко); маяк (1890); Изге Питер һәм Сесилия җәмигы (1893-1905, инженер Педро Бенва); Торре-дел-Монхе (1904; 1929 да үзгәртеп корылган) һәм Торре-Танке (1943, архитектор Корнелио Ланге) манаралары; казино (1936-1940, архитектор Алехандро Бустильо); модернизм өслүбендәге көйязар Альберто Вильямс йорты (1943-1945, архитектор Амансио Вильямс). Галерея
Искәрмәләр
Рәсми сайт
|
Portal di Ensiklopedia Dunia