Марта Швед принцессасы
Марта Швед принцессасы (швед. Prinsessan Märtha Sophia Lovisa Dagmar Thyra av Sverige og Norge, 28 март 1901 ел — 5 апрель 1954 ел) — швед принцессасы, король Оскар II оныгы һәм Норвегия варисы принцы Улаф V хатыны (соңыннан король Улаф V), Норвегия короле Харальд V әнисе. Никахы һәм король тормышы![]() Принцесса Марта Стокгольмда туа һәм Швед принцы Карл һәм Дат принцессасы Ингеборга кызы була.
Бер-берсенә булган ихлас мәхәббәте аркасында никахлары бәхетле була. Гаиләдә өч бала: Рагнхильда (1930), Астрид (1932), шулай ук көтеп алган варис, Харальд (1937) туа. Норвегиянең кронпринцессасы үзенең басынкы, дустанә һәм юмарт холкы белән тиз арада халык сөеүен яулый. 1939 елда, Аурупада Икенче дөнья сугышы башланыр алдыннан принц һәм принцесса Америка Кушма Штатларына зур визит ясый. Парлар президент Франклин Рузвельт һәм аның хатыны Элеонора Рузвельт белән дуслаша. Икенче дөнья сугышыПринцесса варисы Марта 1940 елның 26 гыйнварында ачык чыгыш ясап, Норвегия хатын-кызларын мобилизация эшләрендә катнашырга чакыра. 1940 елның апрель аенда Алмания Норвегияга басып кергәч, аның балалары туган Швециясына кача, әммә анда Мартаны һәм балаларын яхшы кабул итмиләр. Күп шведлар аны Швециянең нейтралитетын куркыныч хәлдә калдырды дип уйлый. Хәтта кайсы берәүләр аның өч яшьлек улын Норвегияга җибәреп, анда немецларның аны король итеп игълан итүләрен тели. Әмма бу вариантны Марта исәпкә алмый. Президент Рузвельт чакыруы буенча ул Америка Кушма Штатларына юллана. АКШта ул балалар белән башта Ак йортта урнаша. Ире король атасы белән бергә Бөекбританиягә китә. Парлар озак вакытлар күрешә алмый. 1941 елның авгусында принцесса Марта президент яхтасында президент Рузвельт белән сәяхәте вакытында Уинстон Черчилль белән очраша. Икенче дөнья сугышының күп өлешен принцесса Марта Америка Кушма Штатларында үткәрә, ул анда үз иле өчен эшли. 1942 елда ул Лондонга, кайнанасының туган көнен билгеләү өчен катнашырга бара. 1945 елда Норвегияга кайткач, аңа «милләт әнисе» дигән кушамат бирәләр. Принцесса Норвегиянең кронпринцессасы буларак тулысынча үз ролен үти һәм норвегларның иминлеген һәм тотрыклыгын булдыру өчен бөтен көчен куя. ҮлемеОзак һәм каты авыру белән көрәшкәннән соң, 1954 елның 5 апрелендә Осло шәһәрендә яман шештән вафат була. Өч елдан соң аның ире Улаф V исеме астында тәхеткә утыра. СылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia