Марк Антоний
![]() Марк Антоний (латинча Marcus Antonius;, 83-30 б.э.к. Мисыр Александриясе) - Борынгы Рим сәясәтчесе, гаскәр башлыгы, икенче триумвиратның катнашучысы (43-33 б.э.к.), өч тапкыр консул (44, 34, 31 б.э.к.). Тормыш юлыАнтоний борынгы, күптән түгел генә күтәрелгән плебей нәселеннән чыккан. Яшьлек чагында "алтын яшьләр" арасында булганга күрә абруен боза. Габиния, Яһүдия, Мисырда, соңрак Цезарь җитәкчелегендә Галлия һәм ватандашлар сугышында катнашу өчен сәләтле гаскәр башлыгы булып танылган. Цезарьнең көрәштәше булып, Антоний абруе күтәрелә. Ләкин Цезарьне үтергәннән соң, Гай Октавий Цезарьнең варисы булып игълан ителә. Баштарак Антоний бер үзе хакимиятне алмакчы була, ләкин соңрак Октавиан һәм Лепин белән берләшеп икенче триумвират төзи, төп максаты - республика яклы Цезарьне үтерүчеләргә каршы көрәшергә. Триумвирлар рәхимсез проскрипцияләр - бастыру чараларын оештыралар: бай затлар, шәхси дошманнарын үтерәләр. Кайбер чыганаклар буенча, бастыру чаралары вакытында нәкъ Антоний мәшһүр фәлсәфәче һәм оратор Цицеронны үтерү карарын кабул итә. Республика яклы Брут һәм Кассийне Филиппи бәрелешендә җиңгәннән соң, Антоний Римның көнчыгыш провинцияләре белән идарә итәргә керешә. Мисыр чоры![]() Мисырда Антоний Клеопатра белән танышып, аңа гашыйк була һәм Мисырның соңгы патшабикәсе белән бергә хакимлек итә башлый. ![]() 30 б.э.к. елларда Антоний Парфиягә каршы сугыш башлый, ләкин зур югалтулар белән чигенә. Триумвират вакыты тәмамланганнан соң, Антоний Юнанстанда гаскәр җыеп, Октавиан һөҗүменә каршы чыга. Ләкин Антоний гаскәрләре Амбракий култыгында камап алына. 31 б.э.к. елның 2 сентябрендә Антоний һәм Клеопатра Акций бәрелешендә камалышны өзәләр һәм Мисырга кайталар, ләкин флотының зур өлешен югалталар. Антоний һәм Клеопатра хәленең котылгысызлыгын күреп үз-үзенә кул салалар: Клеопатраның күкрәгенә агулы елан тешли, Антоний кылычка ташлана. Мисыр Рим вилаятенә әверелә, Октавиан Август беренче Рим императоры була. Антонийнең өлкән улы Октавиан тарафыннан үтерелә, башка ике баласы исән калган, берсе Марк Антоний - Клавдий императорының дәү әтисе, Калигула императорының карт бабае һәм Неронның бабасы булган. Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia